Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар, телең булганда гына син ирекле"

«Ана теле» онлайн мәктәбе барлыкка килгәннән бирле, анда 50 меңләп кеше белем алырга өлгергән. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә бу үзенчәлекле мәктәп күпләргә таныш. «Ана теле» онлайн мәктәбенең укыту алымнары, андагы укытучылар турында газетабызның узган саннарында язган идек. Бу юлы, вәгъдә иткәнчә, мәктәпнең укучылары белән таныштырабыз. Төрле җирдә яшәсәләр дә, төрле милләттән булсалар да, аларны татар телен өйрәнү теләге берләштерә.

«Ана теле» мәктәбе укучылары фикеренчә, бу – татарчага өйрәтә торган иң уңышлы проект.

Күңел тартуы
Казахстаннан Фагыйлә Маркина 59 яшендә кабат укучы булган. «Ана теле» онлайн мәктәбендә укып чыккан. Татар кызы кечкенәдән туган телен хөрмәтләп, яратып үскән. «Алты яшемә кадәр рус телен бөтенләй белми идем», – дип искә ала ул. Беренче сыйныфка укыр­га кергәч, укытучылар шелтә белдерә башлаган. Рус телен ныклап өйрәнергә туры килгән. Кызганыч, шул вакытта Фагыйлә апаның әти-­әнисе гаиләдә татарча бөтенләй сөйләшми башлаган. Мәктәптә, институтта, эштә рус телендә аралашу нәтиҗәсе – ул рус егетенә кияүгә чыга. Татарлык барыбер үзенекен итә – әңгәмәдәшем туган теленә тартыла башлый.
– Моңа кадәр телне өйрәнер­гә вакыт аз иде, балаларны үстерәсе бар, эш, гаилә. Тик кинәт эчке дөньям­да нидер шартлагандай булды. Татар телен аеруча юксына башладым. 50 яшемдә Алматада татар үзәген эзләп таптым. Шунда акрынлап татар теленә өйрәнә башладым, – дип сөйли.
Хәзер ул – татар үзәгенең алыш­тыргысыз вәкиле. Кубызда уйный, җырлый, чаралар оештыруда актив катнаша.
«Ана теле» онлайн мәктәбе турында ишеткәч, Фагыйлә ханым чын күңеленнән сөенә. Татарча сөйләм телен яхшы белсә дә, әдәби татар телен өйрәнергә тели. Курслар аңа хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Хәзер ул татар әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә, татар фильмнарын аңлап карый.
– Татар телен камил беләсем килә. Әлегә русча акцентым булгач, аралашканда уңайсызланам. Яшьләр өчен татар телендә аралашуга корылган лагерьлар оештырылсын иде. Өлкәннәрне исә берәр айга татар телендә генә сөйләшә торган авылларга яшәргә җибәрсәләр шәп булачак. Үзем дә рәхәтләнеп барыр идем, – ди Фагыйлә Маркина.

«Татарча сөйләшү – әниемнең хыялы»
Марина Сойнова исә Удмуртия­дән, Ижевск шәһәреннән. Аның да әнисе Людмила ханым ­гомерлек хыя­лын тормышка ашырган – 60 яшендә татар телен өйрәнгән. Марина да әнисенә иптәшкә «Ана теле» онлайн мәктәбенә укырга кергән.
– Баштарак, әнигә ярдәм итәм, дип кенә тотынган идем. Без – руслар, нәселебездә татарлар юк. Татарча аралашканыбыз да булмады. Шуңа да телне өйрәнү җиңел түгел. «Ана теле» онлайн мәктәбе нык ярдәм итә, – ди Марина.
Әңгәмәдәшем, гомумән, телләр өйрәнү белән кызыксына. Япон, корея, кытай телләрен белә. Хәзер ул әнисе белән – проектның икенче баскычында. Әңгәмә төзергә, гади сүзләрне әйтергә өйрәнгәннәр. Татарча мультфильмнан кайбер өзекләрне аңлыйлар. Людмила ханым татар телендә хатлар укырга ярата икән. Өзекләрне тәрҗемә итә.
– Ижевскида татарча китаплар, газеталар табуы авыррак. Беренче сыйныфлар өчен бастырылган татар теле дәреслекләре аласыбыз килә. Хәзер татар телен өйрәнүдә төп ярдәмчебез ул – «Ана теле» онлайн мәктәбе. Бу проекттан башка әнинең хыялын тормышка ашырып булмас иде. Видеодәресләр бик кызыклы яздырылган. Актерлар, персонажлар бик ягымлы, матур. Биремнәр дә үзенчәлекле. Һәр сүзгә рәсем китерелгән. Бу – сүзләрне истә калдырырга ярдәм итә. Җанлы аралашу дәресләрен алып баручы укытучылар да бик ошый, алар һәрчак ярдәм итәргә, барысын да аңлатырга әзер, – ди Марина Сойнова.
«Ана теле» онлайн мәктәбе уку­чыларының барысы белән дә татар телендә аралаштык. Бер тапкыр да татарча сөйләшеп карамаган кешеләр дә мине аңладылар, татар телендә җавап бирергә тырыштылар. Димәк, нәтиҗә бар. Татар телен башкаларга танытучы, телне өйрәнергә ярдәм иткән «Ана теле» онлайн проекты озын гомерле булсын.

 

«Ана теле» онлайн мәктәбе саннарда
Проект 9 дәрәҗәдән тора. Аларның һәрберсе 8 бүлекне үз эченә ала. Барлыгы 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотография бар. Ел саен мәктәптә 10000 укучы белем ала. 5 елда 50000 кеше татар телен үзләштергән.
«Ана теле» онлайн мәктәбенә http://anatele.ef.com адресы буенча февраль аенда теркәлергә мөмкин.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев