Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар язучыларының традицион “Фәйзуллин йөзүләре” быел Арча районында үтте

Язучылар Гариф Ахунов авылы булган нигезгә җыелдылар.

Быел татар язучылары традицион Фәйзуллин йөзүләренә Арча районының Кечкенә Өчиле авылы урынындагы буа янына җыелдылар. Ел саен Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан халык язучысының үз инициативасы белән оештырыла торган бу чарада “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Кечкенә Өчиле – халык язучысы Гариф Ахуновның туган авылы. Хәзер бу авыл юк инде. Авыл урынында “Таттелеком” тырышлыгы белән “Ахун чишмәсе” комплексы булдырылган. Чишмәдән туендырылып торган буа Арча халкының яраткан су коену урынына әверелгән.

Быелгы “Фәйзуллин йөзүләре” халык язучысы Равил Фәйзуллинның 75 еллыгы уңаеннан оештырылды.

“Фәйзуллин йөзүләре” рәсми чара булмаса да, быел ул Татарстан язучылар берлеге инициативасы һәм Арча районы хакимияте тырышлыгы белән шактый рәсмиләштерелгән иде. Буа янында Равил Фәйзуллинны, Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунованы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховны һәм башка дәрәҗәле кунакларны милли киемле кызлар Арча чәкчәге белән каршыладылар. Рәсми сүзләр дә әйтелде.

“Без бүген Гариф абыйның нигезендә басып торабыз. Безне Арча халкы матур итеп каршы алды. Татарстанда спортка һәрвакыт зур игътибар бирелде. Универсиаданы, Футбол чемпионатын беләбез, ә бит безнең язучыларыбыз да спорттан ерак йөрмиләр. Ел саен “Фәйзуллин йөзүләре” үткәрәбез. Быел инде Равил абый Фәйзуллинның йөзүенә 40 ел. Быел да Равил абыйны Гариф Ахунов чишмәсеннән туена торган буага салып карыйк әле. 75 яшендә ничегрәк йөзеп күрсәтер икән ул безгә! Аның үрнәгендә без дә кушылырбыз дип уйлыйм”, - дип рәсми чыгышларны башлап җибәрде Данил Салихов.

Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов кунакларны “Казан артында, Тукай ватанында һәм татарның бик күп классик язучыларын биргән җирдә” сәламләде һәм район башлыгының кайнар сәламләрен җиткерде. “Бу кырыгынчы юбилей йөзүләре язучыларның Ахун чишмәсенә сәяхәте белән әдәбият тарихына кереп калсын иде”, - диде ул.

Данил Салихов язучыларга быелгы Тукай бүләге ияләре – “Таттелеком” җитәкчелеге Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуановның халкыбызның тарихи мирасын торгызудагы зур эшләрен искәртеп, “Ахун чишмәсе”нең әлеге оешма тырышлыгы белән төзекләндерелүен хәбәр итте. Чарада “Таттелеком” вәкиле Рөстәм Гомәров катнашып, язучыларны сәламләде һәм оешманың хәйрия эшләрен санап үтте.

Равил Фәйзуллин адәм баласына фикердәшләре белән аралашудан да кадерде әйбер юклыгын билгеләп үтте. “Биредә халкыбызның рухи байлыгын иҗат итүчеләр басып тора. Аралашу безгә бигрәк тә тансык. Милләтнең язмышы хәл ителгән вакытларда һәр очрашу зур мәгънәгә ия, - диде халык язучысы Равил Фәйзуллин. – Бу ярышу түгел, бу – табигатьнең тәнгә сихәтен аңлап йөзү”.

Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова язучыларның бирегә җыелуын, әтисенең авылын искә алуын югары бәяләде.

Кечкенә Өчиле буасында язучылар белән бергә Арча педколледжы укучылары да йөзде һәм беренчелекне алар алды.

Язучылар традицион йөзүләрдән соң Арча хакимияте кунакчыллыгы белән әзерләнгән сыйлардан авыз иттеләр һәм “Ахун чишмәсе” комплексына кереп, Гариф Ахуновны искә алдылар.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X