Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак

Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн язарга була, диде Тәбрис Яруллин.

“Татарча диктант”ны өйдән чыкмыйча гына онлайн рәвештә дә язарга мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтте.

“Ниндидер сәбәпләр аркасында, теләге булган кеше диктант язу урынына бара алмаса, аны өендә утырган килеш тә онлайн яза ала. Быел “Татарча диктант”ны онлайн рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша язарга мөмкин. Бу очракта диктант язучы кеше үзенә-үзе билге дә куя ала. Дөрес, бәяләү критерийларын филологлар әзерләде. Диктантны язып бетергәч, текст белән чагыштырып, хаталарны тикшерергә мөмкин”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, диктантны онлайн язучыларга ташламалар каралган. Алар җиңелрәк саналган “Нечкәбил” әкиятеннән өзек язачак.
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев