Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарга оҗмах кирәкме? (фикер)

“Тагын ун-унбиш елдан Татарстаныбыз, татар ниндирәк хәл-әхвәлдә булыр?” – дип сорыйсы килә кайчак. Хөрлек килеп, каты итеп ишек шакыр да, киң атлап түргә узар, тел кайтыр, имтиханнар татарча би­релә башлар, Милли университетыбыз гөрләп эшләп китәр, дип хыялга тарган вакытлар да була. Хы­ял­лану зарарсыз, хыялсыз яшәү кыен бит...

Ике белдекле гәп кора икән. Беренчесе – юмор хислесе әйтә: “Демократия – заманның алтын баганасы, сулар һава. Россиядә ансыз берни дә барып чык­мая­чак. Европадагыча рәхәт яшисең килсә, иртәме-соңмы кертәсе, чакырасы аны”.


Икенчесе, телевизор тәмам “эштән чыгарганы”, коты алынып: “Син нәрсә, әллә революция, буталышлар, Мәйдан телисеңме? Россия шәһәрләре буйлап халыкны котыртып, бутап, аздырып, дистәләгән Навальныйлар чабып йө­рүен көтәсеңме?” – ди.


Әңгәмәнең файдасызлыгына тө­шен­гән беренчесе: “Юк инде, бар те­ләгәнем – изелү, артып торган пенсия яше, фәкыйрь тормыш, көчәюче коррупция һәм яңа гына барыбызга да вәгъдә ителгән оҗмах...”– дип җавап бирә.


Безнең җитәкчеләр элек якты килә­чәккә ышандыралар иде. Хәзер теге дөнья рәхәтлекләрен – әллә бар, әллә юк оҗмахны вәгъдә итәләр. Җиңел ич. Очына чыгышсыз табигый байлыклар өстендә яшибез, анда киткәнче дә рәхәт күрәсебез килә, дияр күпләр. Киләдер анысы, тик нәфесне тыю мәслихәт:  ул нефть белән газ дигәннәре бар кеше дә дөньяның монысында типтерсенгә түгел. Җирдәге җәннәт, кайбер югары чиннар үзләре үк аңлатканча, тегендә баргач җәһәннәмгә эләгәчәк затлар, тәмуг кисәүләре өчен икән. Әлбәттә, теге дөнья, тәмуг булган очракта. Юк икән, юк инде, булмаганны каян аласың.


Җитди итеп сөйләшкәндә: “Россия, аның җитәкчеләре киләчәктән бигрәк үткән белән яшәмиме?” – дигән сорау да туа. Союз (совет империясе) таркалуны “Егерменче гасырның иң олы геосәяси фаҗи­гасе” дип атау. Башка илләргә совет чорында булган йогынтыга сусап, ерак тарафларда сугышып йөрүләр. Үткән белән яшәү дигәндә, ярый әле кайберәүләр урта гасырларны күрмәгәннәр, шуны сагынмыйлар. Ни дисәң дә демократиягә, либерализмга каршы иң яхшы дәва – инквизиция. Мәйдан уртасындагы багананы, аның төбенә өелгән коры утынны күргәч, кемнең генә демократ буласы килер иде икән? Тәре походлары да модага кергән чак. Туры килүен әйт әле син: тәре йөртүчеләр дә бит, ут һәм кылыч тотып, әллә кая түгел, аның саен әлеге дә баягы шул Якын Көнчыгышка юнәлә торган булганнар...


Танылган журналист Александр Невзоров бер-ике ел элек биргән интервьюсында: “Россия алдында ике юл тора, аларның икесе дә өметсез, икесе дә илне сазлыкка сөйри”, – дип белдергән иде. Беренчесе – ирек-хөрлек, либерализация, гайкаларны бушайту. Бу очракта, имеш, узган гасырның 90нчы еллары кабатланачак. Ата – улны, ана  кызны бел­мичә, ил янә буталыш-хаоска, гыйсъянга чумачак. Сепаратистлар баш күтә­реп, бөек илне янә кисәкләргә турый башлаячак. Икенче юл – киресенчә, шө­репләрне тагын да ныграк кысу, ил дилбегәсен каты кулда калдыру, үзәк­ләштерү, тышкы агрессив сәясәт, эчке сәяси кырны оппозиция баш калкытмасын өчен даими кыркып тору, башкалар. Тик бу – ХХI гасырга ярамаган архаизм, һәртөрле үсеш-алгарышка киртә. Ул  икътисади мордарлыкка, ягъни үз-үзеңә кул салуга тиң. Невзоров буенча, Рос­сиянең киләчәге юк. Чыннан да, хәзерге биләмәләрдә, империя форматында, империя аңы, алымнары белән яшәгәндә аның киләчәге юк. Илнең аягына гер булып тагылган, яртылаш та үзләште­релмәгән алагаем территория. Ә читләр белән чәкәләшүгә, геосәясәткә киткән астрономик чыгымнар? Кайда монда кеше, милләтләр хакы, хокуклар? Кайда монда җирдәге оҗмах? Югыйсә аңлаган кешегә күптән аңлар­лык: икътисади һәм хәрби егәрне территориаль зурлык һәм халык саны билгели торган заманнар тарихта. Бүген барысын да тех­нологияләр, фәнни потенциал, кеше капиталы, дөнь­яга алдынгы караш, татулык хәл итә...


Кыерсытылган, биш гасыр буе кагылган татарның урыны, бәлки, оҗмахның түрендә дә булыр. Тик безнең биредәге – фани дөньядагы миссиябез үтәлеп бетмәгән әле. Анда һич тә ашыгасы түгел.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев