Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татарские сардельки" составыннан дуңгыз ите алыначак - Кунгур ит комбинаты

“Татар-информ” татар исеме белән аталган продукциядә ни өчен дуңгыз сурәте куелган һәм дуңгыз ите кулланыла дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

Пермь краендагы Кунгур ит комбинаты "Татарские сардельки" продукциясен әзерләгәндә киләчәктә дуңгыз итен кулланмаячак. Бу хакта “КОМОС ГРУПП” агрохолдингы “Татар-информ”га җавабында хәбәр итә.

“Татарстан Республикасындагы кулланучылар фикерен исәпкә алып, компания җитәкчелеге “Татарские” сарделькасының рецептурасын үзгәртергә һәм составыннан дуңгыз итен алырга карар кылды”, - диелә “Татар-информ” га килгән хатта.

  • Узган атнада Азат Сәйфетдинов исемле кулланучы фейсбукта “Татарские сардельки” продукциясен ярымфабрикаты фотосын урнаштырган иде. Ярымфабрикатның тышында дуңгыз рәсеме төшерелгән, составында дуңгыз ите булуы язылган.

“Татар-информ” составында дуңгыз ите булган сарделькаларның ни өчен “Татарские” дип аталуын сорап “КОМОС ГРУПП” агрохолдингына мөрәҗәгать итте.

"Сарделькаларның «Татарские» дип исемләнүе продукциянең составында ООО «ТАТМИТ Агро» җитештерүченең ит чималы булуы белән бәйле. Бу Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылында урнашкан заманча дуңгыз ите җитештерү компексы ООО "Кунгурский" ит комбинатын дуңгыз ите белән төп тәэмин итүче булып тора", - дип яза агрохолдингның матбугат үзәге.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев