Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан 2021 елга кадәр кимендә 3 мең автомобильне метанга күчерүдә субсидия бирә

Дәүләт ярдәме чаралары җиһаз сатып алуда чыгымнарны шактый киметү мөмкинлеген бирә.

Татарстан Хөкүмәте компанияләргә һәм шәхси затларга техниканы кысылган табигый газга күчерүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров әйтте.

“Техниканы кысылган табигый газга күчерүдә җиһаз бәясенә компенсация бирү программасын дәвам итәбез. Өч ел эчендә өч мең транспорт чарасын кысылган табигый газга күчерүне планлаштырабыз. Әгәр дә без бу эшне өч ел эчендә башкарсак, Татарстанда газ куллану күләмен җиңел генә 100 млн кубометрга кадәр арттырачакбыз”, - диде Гафаров Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” халыкара форумы кысаларында чыгыш ясаганда.

Вице-премьер сүзләренчә, соңгы биш елда кысылган табигый газны куллану 4,5тән 30 млн кубометрга җиткән. Гафаров әйтүенчә, хөкүмәт күрсәткән чаралар ярдәмендә Татарстанда 2013 елда 2 мең данә техника метан ягулыгына корылган. Моннан тыш, мотор ягулыгы сыйфатында кысылган табигый газны кулланучы 2,1 мең данә яңа техника сатып алынган.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев