Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Алтай крае белән бергә кар барсларын сакларга планлаштыра

Казан Кремлендә хайваннарны саклау ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлеше дип аталды.

Татарстан белән Алтай крае хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләреннән берсе булып кар барсларын саклау буенча хезмәттәшлек тора. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хезмәттәшлек күзлегеннән перспектив юнәлешләр бар, бу хакта Казан Кремлендә киңәйтелгән составта сөйләшәчәкләр Шулай ук бу Кар барсларын саклау программасы буенча хезмәттәшлек. 2018 елда Тау Алтайда кар барсының яшәү тирәлеген формалаштыру буенча махсус килешү имзаланды», - дип искә төшерде Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, бүген Казан Кремле төбәк җитәкчесе Виктор Томенко җитәкчелегендәге Алтай крае делегациясен кабул итә. Татарстанда Алтай крае вәкилләре республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышырга, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус зоналарын карарга планлаштыралар. Визит барышында Алтай крае Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалау планлаштырыла.

Лилия Галимова төбәкләр арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре итеп шулай ук Алтайда «КАМАЗ» компаниясенең дилер үзәкләре челтәрен үстерү, автомобиль техникасы һәм автошиннар белән тәэмин итү, шулай ук дарулар белән тәэмиин итү, кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итүне атады.

Моннан тыш, очрашуда декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре алмашу, регионнарның иҗат коллективлары гастрольләре, җәйге ял оештыру һәм туризм мәсьәләләре, шулай ук төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын бергә тикшерү турында да фикер алышачаклар.

Алтай краенда 6,7 мең татар исәпләнә. Нигездә алар Барнаулда, Бийскида һәм Новоалтайскида яшиләр, дип тәмамлады сүзен Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Фото: pixabay.com/СС0

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X