Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр алырга мөмкин

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Быел  бер гектарга  кимендә    70 кг   минераль ашлама  туплау  бурычы  куелган.  Шуңа  күрә   түбән күрсәткечле  районнарга активлашырга  кирәк.  

Тулаем республика  буенча  15 гыйнварга минераль ашламалар    54 682 тонна, ягъни бер гектар  чәчүлеккә    19,5 кг тупланган, бу  2019 елга  караганда  беркадәр  күбрәк.   Шушы  датага  республикада  тупланган  ресурслар  бер  гектарга     17,1 кг тәшкил  итә. 

Соңгы  күрсәткечләр  буенча алдынгылар  рәтендә   Тәтеш  районы  хуҗалыклары, аларда    минераль ашламалар    3441 тонна, ягъни  бер  гектарга     47,7 кг тупланган  (фаразга  карата 68,2 %), аннан  кала   Зәй районы  - 3131 тонна, ягъни гектарга  45,6 кг   (66,6%) һәм  Сарман  районы  - 3172 тонна яки  бер  гектарга 40,1 кг   (57,3%). Шулай  ук    Саба,  Мамадыш, Түбән Кама, Тукай, Әтнә, Азнакай, Буа, Кукмара  районнарында да  күрсәткечләр  начар түгел.  

«Минераль ашламаларга  елдагыча була  торган  сезонлы бәяләр  үзгәрешен истә  тотып,   әлегә  аларны  кулай  бәяләрдән  алырга  мөмкинлек  булганда,  бу  юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», - диде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары   Наил  Залаков атна  саен үткәрелә  торган  киңәшмәдә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тагын  бер  искәртә,   минераль ашламалар  авыл  хуҗалыгы культураларыннан  югары  уңыш  алуның  төп  нигезен  тәшкил  итә.  ашламалар  уңдырышлылыкны  гына арттырып калмыйча,  аның  сыйфатын да  яхшырта:  культураларда  шикәр, май  һәм аксымнар, шулай  ук      биологик   актив  матдәәр арта.  Шуңа  күрә   минераль ашламалар  туплау  буенча  эш сүлпәнрәк  бара  торган  районнарга   моңа  игътибарны  арттырырга  киңәш ителә.  

2020  ел  уңышы  өчен  минераль ашламалар  туплау  буенча  тулырак мәгълүмат, шулай  ук  республикада  сөт  җитештерү һәм сату, шикәр  чөгендере  эшкәртү буенча  мәгълүмат  белән  безнең  рәсми сайтта  Оператив мәгълүмат бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев