Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан балалар ялы, Башкортостан балалар туризмы өлкәсендә алдынгы булды

13-16 сентябрь көннәрендә «Волга» сәламәтләндерү үзәгендә балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференция уза.

Яшьләрнең туризм һәм туган якны өйрәнү Федераль үзәгенең директоры, Россия Федерациясенең туризм буенча киңәшмә әгъзасы Сергей Лочан Татарстан Республикасын балаларның ялы өлкәсендә, ә Башкортостан Республикасын балалар туризмы өлкәсендә лидерлар дип атады. Бу фикерен ул балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференциядә чыгышында әйтте.

«Монда җыелуыбызның төп максаты тәҗрибә белән уртаклашу гына түгел, ә төбәкләр арасында ныклы элемтә урнаштыру да. Бу балаларга максимум булган белемнәрне алырга да ярдәм итәчәк», - диде ул.

Сергей Лочан «Лето» Республика үзәгенең 20 еллыгы уңаеннан, директоры Раил Муратшинга рәхмәт хаты тапшырды.

Раил Муратшин бу елга нәтиҗә ясап, саннар белән таныштырып үтте: ел дәвамында 218 672, җәй буена 183 851 кеше ял һәм сәламәтләндерү лагерларында ял итә; 54 831 кеше түләүсез рәвештә ял итә; 5750 кеше Кара диңгез яр буена һәм Кырым Республикасында ял итә; 380 кеше ел эчендә «Артек» лагерендә ял итә; Луганск һәм Донецк өлкәләреннән 100 бала Татарстан Республикасы лагерьларында ял итә; лагерьлар саны 1836; 19 лагерьда ремонт эшләре алып барылган; 202 профилле смена эшләгән.

  • 13-16 сентябрь көннәрендә «Волга» сәламәтләндерү үзәгендә балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәкара конференция уза. Чара тәҗрибә белән уртаклашу һәм төбәкләр арасында элемтә урнаштыру максатында оештырыла. Бу көннәрдә делегатлар балаларның ялы белән бәйле булган төрле секцияләрдә катнашачак.

Чарага Россиянең 32 төбәгеннән 150 делегат җыелган. Кырым, Магадан, Хабаровск, Сахалин, Саратов, Мәскәү өлкәләреннән килгән катнашучылар 3 көн дәвамында 2018 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең нәтиҗәләре белән таныша, балаларның ялы өлкәсендә туган актуаль сорауларга җавап таба, төбәкара бәйләнеш мәсьәләләрен дә күтәреп чыга алачак.

Конференциядә Мари Эл Республикасының фән һәм мәгариф министры Наталья Адамова; Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов;  Сахалин өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Елена Бабина, Удмуртия Республикасының спорт һәм яшьләр эшләре буенча министры Наталья Гольцова: Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыручы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева; Туризм һәм туган якны өйрәнү Федераль үзәгенең директор урынбасары Леонид Проценко; Татарстан Республикасының «Лето» балаларны сәламәтләндерүне, ял һәм эшчәнлекне оештыручы үзәк директоры Раил Моратшин һ.б. катнашты.

Фото:архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев