Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан банклары процентсыз кредитлар бирә башлаячак

Без “риба” һәм "процент"тан китәргә телибез, диде Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев.

Татарстан банклары процентларын тулаем дәүләт түләячәк кредитлар бирә башлый. Бу хакта “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад форумында Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев әйтте.

Әлеге механизм республикадагы идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына, шул исәптән хәләл индустриядә эшләүче предприятиеләргә кагыла.

Форумда базарга чыгучы продукт мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. "Предприятиеләр өчен бик тә кызыклы булырдай инструментларның берсе, үзләренең хәләл индустриясе булганнарның процентсыз кредит алу мөмкинлеге”, - дип билгеләп үтте Абдулганиев.

“Без “риба” һәм "процент"тан китәргә телибез. Кайтару акчалары бар, әмма шул ук вакытта бу кредиторны да, кредит алучыны да кабалага кертми. Моннан тыш, бу halal lifestyle ысулында эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә кредит алуны тыймый”, - диде министр.

Продукт базарга якын көннәрдә чыгачак. Хәзерге вакытта аның юридик аспектлары эшләнә, дип аңлатты ул.

  • "Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад форумы Татарстан башкаласында 10 - 12 майда уза.

“KazanSummit"ка ун ел – бу беренче яхшы юбилей. Форум үсә, бу хакта кунаклар саны да, стендларның ничек әзерләнүе дә, спикерлар фикер алышучы мәсьәләләр даирәсе дә әйтеп тора. Без эш нәтиҗәләрен күрәбез һәм аларның гамәлгә керүе Татарстан Республикасы икътисадына өстәмә этәргеч бирер дип ышанабыз”, - дип өстәде Татарстан икътисад министры.

Шулай итеп, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы һәм Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге арасында төзелгән килешү реаль сектор предприятиеләре арасында үзара хезмәттәшлеккә яхшы нигез бирәчәк, диде Абдулганиев.

  • KazanSummit-2018 фоорумындагы чыгышында Россиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстан һәм аның Европа Берлеге, Кушма Штатлардагы партнерлары арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә чик куя алмый, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев