Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан белән Гагаузия нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавиягә ике көнлек эш сәфәре кысаларында Гагаузия җитәкчелеге белән очрашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах агросәнәгать комплексы һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Гагаузия Россия-Молдавия мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр арасындагы ике якка да файдалы элемтәләрнең үрнәге булырга тиеш.

«Казанда Гагаузиянең вәкиллеген ачу юнәлешендә эш бара, безнең эшкуарлар тарафыннан нефть химиясе продукциясен эшкәртү өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча да планнар бар. Без машина төзелеше өлкәсендәге продукцияне сатуга карата кызыксыну белдерәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Татарстан Молдавиядән яшелчә, чикләвек һәм орлыклар, шулай ук шәраб продукциясен сатып алу белән кызыксына.

ТР Президенты гуманитар өлкәдә дә эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

«Без бергәләп мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсен оештыру, муниципаль хезмәткәрләр әзерләү һәм яңадан укыту, электрон Хөкүмәт системасын гамәлгә кертү, электрон хезмәтләрне үстерүдә бергәләп эшли алабыз», - диде ул әлеге мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә әзер икәнлегенә ышандырып.

Ирина Влах, үз чиратында, инвестицион хезмәттәшлекне үстерү идеясен хуплады һәм якларның икътисади элемтәләрне җайга салуына шат икәнлеген белдерде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев