Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан блогерлары Төньяк Уралга Дятлов үткеле серен ачарга бара

Биш блогер экспедициядән Казанга 22 декабрь көнне кайтачак.

HypeHunter YouTube каналын булдырган Казан блогерлары Дятлов үткеле серен ачыклау максатыннан Төньяк Уралга биш көнлек экспедициягә бара.

“Без, Дятлов үткелендә бер тәүлек торганнан соң, җирле халык белән очрашырга Ушма авылына кайтачакбыз. Үткелгә менүдән тыш без 1959 елгы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән бердәнбер вәкил Альбина Анямова белән сөйләшергә тиеш”, - диде Connect Film студиясенең генераль продюсеры Дмитрий Белосохов.

  • 1959 елның февралендә ачыкланмаган хәлләрдә 9 турист берьюлы киемсез чатырларын ташлап, урамга чыга һәм берникадәр вакыттан үлә. Үлемдә хайван яки кеше гаепле була алмавы ачыклана: туристлар эчке җәрәхәт ала. Төрле чыганаклар хәбәр иткәнчә, аларның кар машиналары эшләп торган була. Туристларның үлем сәбәпләре әле дә ачыкланмаган. Фаҗига булган үткелгә Дятлов исеме бирелгән.

Экспедиция катнашучылары Игорь Дятлов җитәкчелек иткән туристлар төркеме белән булган фаҗига урынына эләгер өчен кар автомобилендә 65 километр барырга мәҗбүр булачак.

Һәлакәтнең 60 еллыгы уңаеннан блогерлар, синоптикларның һава торышы бозылуы турындагы кисәтүләренә карамастан, юлга чыга. Биш блогер экспедициядән Казанга 22 декабрь көнне кайтачак.
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди кар машиналары эшлэп тора?