Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан депутатлары интернат-йортларда тыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфатын тикшерә

Татьяна Ларионова сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә интернат-йортларда игътибар һәм кайгырту күрсәтергә өндәде.

Җиңүнең 75 еллыгы елында «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый…» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында хатын-кыз депутатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфатын тикшерәчәк. Бу хакта бүген проектны тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Берничә ел элек Татарстанда сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре яши торган интернат-йортларда тиешле шартлар тудыру проекты гамәлгә ашырылды. Хәзер, әйдәгез, бу проектка әйләнеп кайтыйк һәм интернатта яшәүче хатын-кызлар — сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре ничек яшәвен карыйк. Кызганычка, бездә бүген Аксубай интернат-йортында биш, Алексеевскида өч, Баулыда биш, Буа районында сигез, Мамадыш районында өч, Минзәлә районында биш, Чаллыда бер, Саба районында өч тыл хезмәтчәне яши», — диде ул.

Яңа социаль проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Аның төп максаты — Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын искә алу. Киң күләмле проект 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырылачак. Сугыш елларында хатын-кызларның батырлыгы турында истәлекләрне саклап калуга юнәлтелгән чаралар узачак.

«Интернат-йортта соңгы көннәреңне чит кешеләр арасында яшәү, хәтта алар якыннарына әверелсә дә, аяныч. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннарны игътибар бирү һәм кайгырту өчен күп нәрсә эшли. Мин тыл хезмәтчәннәренә аеруча игътибар итүегезне, әлеге интернат-йортларда булдырылган шартларны тагын бер кат карауларын сорыйм», — диде Ларионова. Проект ведомствоара булып тора, аңа бик күп партнерлар кушылды һәр министрлыклар җәлеп ителде.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев