Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәктәпләрдә яңа наркотик пәйда булу хәбәрен кире какты

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәктәпләрдә конфет кабына төрелгән наркотик пәйда булуы турында хәбәрләр таратыла.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәктәпләрдә “җир җиләге” дип аталган яңа наркотик пәйда булу хәбәрен кире какты, дип хәбәр итә “Татар-информ”га ведомство матбугат хезмәте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәктәпләрдә “җир җиләге” дип аталган конфет төрендә наркотик пәйда булуын кисәтү турында хәбәрләр таратыла.

Балалар, янәсе, әлеге конфетны ашап, наркотик агулану белән хастаханәгә эләккәннәр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда андый хәл юклыгын раслап, әлеге фактны кире кага.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат исә вирус характерындагы әледән-әле булып торучы “рассылкалар”га тиң.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев