Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде

Фәрит Абдулганиев сүзләренчә, кешеләр көнкүрештә файдаланган юуу-чистарту чаралары сулыкларны агулый торган суүсемнәр үрчүенә китерә.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абдулганиев халыкка көнкүрештә фосфатсыз юуу чараларыннан файдаланырга киңәш итте. Бүген министрлыкның еллык коллегиясендә экология мәсьәләләре, елгаларны чистарту турында сөйләгәндә, журналистлар аша халыкка ул шул хакта мөрәҗәгать итте.
 
“Су объектлары токсик матдәләр бүлеп чыгара торган суүсемнәр белән тула. Бу - бөтен Россияне борчый торган проблема. Сәбәбе көнкүрештә фосфорлы чараларны зур күләмдә файдалануда. Гаммәви мәгълүмат чаралары аша халыкны юуу-чистарту чараларын файдаланганда фосфатсыз булганнарын сайларга өндим. Андый сыйфатлы продукцияләр кыйммәт тормый, Татарстанда да җитештерелә”, - диде Фәрит Абдулганиев. 
Совместное заседание итоговой коллегии Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан и Управления Федеральной службы по надзору в сфере природопользования по Республике Татарстан "Об итогах работы государственных органов управления, надзора и контроля в сфере охраны окружающей среды в Республике Татарстан в 2017 году и задачи на 2018 год". Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и заместитель Министра природных ресурсов и экологии Российской Федерации – руководитель Росприроднадзора Артем Георгиевич Сидоров. Фото Марсель Бадыкшин
 
Белгечләр аңлатканча, фосфатлар – фосфор кислоталарының тозлары һәм эфирларыннан гыйбарәт. Аларны кальций һәм магний ионнарын тоташтыру өчен синтетик юу-чистарту чараларына кушалар. Табигатькә эләккәч, алар сулыкларда суүсемнәрнең үчүенә китерә. Шулай ук алар балыкларга, су хайваннарына зыянлы. Суүсемнәр эчәргә яраклаштырылган суның сыйфатын начарайта, тәмсез тәмнәр, исләр бирә. Кешене агуларга, рак кебек куркыныч авырулар китереп чыгарырга да сәләтле.
 
Коллегия утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары Артем Сидоров катнашында узды.
Экология министры сөйләгәнчә, узган ел социаль әһәмияткә ия, киләчәктә тирә-ягында кешеләргә ял урыннары булдырылачак 6 су объектына экологик яктан тернәкләндерү үткәрелгән. Бу максатларга, федераль чараларны да җәлеп итеп, 511 миллион сум акча тотылган. 
 
Ә язгы ташу вакытында торак пунктларны су басмасын өчен, 6 елганың төбе ләмнән  чистартылган. Әлеге эшләргә 64 миллион сум акча бүленгән. Әмма икътисади нәтиҗәсе 1 миллиард сумга бәяләнә. “Иң мөһиме - без ярты миллион кешенең яшәү куркынычсызлыгын кайгырттык”, - дип искәртте министр. 

Фото: prav.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев