Ләйлә тыйнак, йомшак тавышлы, бер карасаң, кереп чумарлык тирән, көрән күзле татар кызы. Аның белән аралашканда, күз карасыдай сакларлык кызны әти-әнисе ничек курыкмыйча зур техника янына җибәрде икән, дип аптырыйсың. Ә ул кечкенәдән техника белән бер дулкында икән.
- Без гаиләдә ике кыз үстек, сеңлем Зилә бар. Әти безне кыз кешеләр дип тормады, балачактан төрле эшкә өйрәтте. Өйгә кайткач та малларны карап, ашарга пешереп куябыз. Кечкенәдән матай йөрттек, инде 11нче сыйныфны тәмамлагач, машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырдым. Трактор йөртергә дә өйрәндем. Якыннарым, самолет йөртергә генә өйрәнәсең калды инде, дип шаярта. Мәктәпне тәмамлагач, әтигә комбайнда эшләргә ярдәмче кирәк иде, ике дә уйлап тормыйча, аның белән кырга чыктым, - ди Ләйлә.
Ләйлә әти‑әнисе һәм сеңлесе белән «Татарстан гүзәле» бәйгесендә.
Хәзер ел саен Казаннан урак өстенә махсус кайта, быел хәтта төп эшеннән бер айлык ял алган. Комбайнда исә бер утыруда йөреп киткән. Бер-ике атнадан бөтенләй әтисеннән башка гына эшли башлаган. Техника запчастьларын майлап, чистартып эшкә әзерләргә дә, урып-сугу эшенә дә өйрәнгән әтисеннән. Аның белән бергә сыйныфташ егетләре дә кырда тир түгә. Баштарак егетләр нечкә билле хезмәттәшеннән мыек астыннан гына көлеп тә йөри әле. Янәсе, кыз кеше андый эшне булдыра алмый! Ә Ләйләдә, киресенчә, хатын-кыз горурлыгы уяна. Иптәшләренә сер бирмичә, алдынгылар рәтенә чыга. Шулай ярыша-ярыша, беренче сезон да тәмамлана. Иптәшләре арасында да ихтирам арта.
- Урып-җыюның бер сезоны төгәлләнгәч, икенчесен зарыгып көтә башлыйсың. Туктап булмый инде, азарт барлыкка килә. Яңа сезонда күбрәк уңыш җыясы, беренче рәтләрдә буласы килә. Алдынгы комбайнчылар арасында әти белән үз исемеңне күрүдән дә куанычлырак әйбер булмый инде ул вакытта, - ди кыз.
Вәлиуллиннар гаиләсе бу авыр хезмәттә алдынгылар рәтендә, ел да беренче өчлеккә керми калганнары юк. Узган ел исә урып-җыю буенча хуҗалыкта беренче урын алганнар. 500 гектар җирне ике-өч көндә җыеп бетерергә тырышалар.
Кыз күңеле
Ләкин кыз күңеле кыз күңеле инде. Кырда бодай, арпа башакларын гына түгел, күктә очкан кошларны да, ирләр чүп дип санаган чәчәкләрне дә күрәсең. Комбайнда беренче чыкканда шул чәчәкләр бөтен «иллюзияләрен» тарата да инде Ләйләнең.
- Ярты кырны ромашка чәчәге баскан иде. Мин инде эшкә тотынганчы, «кара ничек матур, романтика» дип хыялларга бирелеп алган идем. Күктән җиргә тиз төштем. Ромашка юеш булганга, комбайнның әвернәсе (мотовило) ябыша икән. Күп эшләргә туры килмәде, тыгылган әвернәне чистартырга кайтып киттек. Эшкә килгәч кыз булуыңны онытырга кирәк икән дигән зур сабак алдым ул көнне, - ди Ләйлә.
Хәзер эштә хыялларга бирелмәскә тырыша ул. Тимер аты - «Дон 1500»нең кәефе бер кырылса, көн буе тыңламаска мөмкин бит, ә уңышны җыярга кирәк.
Эштән ял иткән арада.
- Кырга чыккач, сабыр булырга өйрәндем. Түземлек булмаса, эсседә, тузан арасында эшләп тә булмас иде. Анда бит кыр уртасында техниканы ташлап, «уф пычрандым, битемне сафландырыйм әле», дип юынып килә алмыйсың. Минем үз-үземә ышаныч та артты. Үз өстеңдә шундый зур җаваплылык тоясың. Эшкә тотынгач, син аны җиренә җиткереп башкарырга тиеш икәнен дә аңлыйсың. Кешеләрнең сиңа булган ышанычын да акларга кирәк бит әле. Җитәкчеләр дә безнең эштән канәгать. Кырларны тикшереп йөргәндә, хуҗа, баш бармагын өскә күтәреп, «во» дип китә. Биредә мин бөтен техниканы өйрәнеп бетердем инде. Хәзер машинам көйсезләнсә дә, үзем казынырга тотынам, - ди Ләйлә.
Нет комментариев