Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кешесе 14 ел элек Петербургта кеше үтерүен таныган

Җинаять башкарганнан соң ул православие динен кабул итә, шуңа күрә хокук саклау органнарына үз теләге белән килә. (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2003 елның кышында Петербургта кеше үтерүдә гаепләнгән ир сак астына алынган, диелә Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Баш Идарәсе сайтында. 2017 елның 1 сентябрь көнендә полициягә Татарстанда яшәүче 34...

Җинаять башкарганнан соң ул православие динен кабул итә, шуңа күрә хокук саклау органнарына үз теләге белән килә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2003 елның кышында Петербургта кеше үтерүдә гаепләнгән ир сак астына алынган, диелә Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Баш Идарәсе сайтында.

2017 елның 1 сентябрь көнендә полициягә Татарстанда яшәүче 34 яшьлек ир үз җинаятен танып мөрәҗәгать итә. Ир-ат үзенең 2003 елның февралендә Петербургта ирле-хатынлы парны үтерүен таный. Ул сөйләгәнчә, шул көнне ул, бу гаилә кешеләрендә кунакта булганда, алар белән ызгышка килә. Аннары пычак белән аларга күп җәрәхәтләр ясый. Ир-ат җинаять кылуыннан соң православие дине вәкиле булып китүен, шуңа үз теләге белән хокук саклау органнарына бирелүен аңлата.

2003 елның 19 февралендә Петербургның Аммерман урамындагы бер фатирда ирле-хатынның мәетләре табылу очрагы буенча "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Аларның тәннәрендә пычак белән кадалган һәм киселгән яралар була.

Тикшерү вакытында суд карары буенча татарстанлы сак астына алынган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев