Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хаҗ кылучыларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта китә

Быел 1800 татарстанлы хаҗ кылачак.

4 августта Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына китәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Хаҗ” директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Быел Россия өчен квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән. Сабитов әйткәнчә, квота буенча буш урыннар калмаган.

“Хаҗ кылучылар 4 августтан китә башлый. Казаннан Мәскәүгә бара торган берничә төркем булачак. Хаҗ кылучылар төркеме 15 августка кадәр көн саен китәчәк”, - дип сөйләде ул.

  • Былтыр 1700 татарстанлы хаҗ кылган. 2018 елда Татарстан мөселманнары Диния назәрәте "Хаҗ” программасы бәяләрен 10-15 мең сумга күтәргән.
  • Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хаҗга баручыларны Согуд Гарәбстанында йогышлы авыру йоктыру куркынычы булуы турында кисәткән иде.

Фото: Шамиль Садыков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев