Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан

Хезмәт базары белгече сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче..

Республикада эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хезмәт базары белгече Александра Севостьянова әйтте.

“Быел Татарстанда эшче һөнәрләр өлкәсе тиз арада үсә торган тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 %ка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) - 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр”, - диде хезмәт базары белгече Александра Севостьянова.

Белгеч сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче.

“Ворлдскиллс” җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6,4 разрядлы токарь престижлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе”, - диде Алексадра Севостьянова.

Фото: архив tatar-inform, Регина Гумарова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X