Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хәрби хезмәткә әзерләү буенча Кораллы көчләрнең рекордлар китабына кертелгән

Республика алты ел дәвамында гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен РФ субъектлары арасында җиңү яулаган.

Татарстан гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен РФ субъектлары арасында үткән конкурста алты тапкыр җиңү яулаган өчен сертификат алды. Бу казаныш РФ Кораллы көчләренең рекордлар китабына кертелде. Бу хакта кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“Татарстан алты ел дәвамында, ягъни 2012 елдан 2017гә кадәр, гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен, РФ оборона министрының вымпелын яулады. Бу вымпел безгә мәңгегә бирелде. Татарстанның бу казанышы РФ Кораллы көчләренең рекордлар (казанышлар) китабына кертелде”, - диде Сергей Погодин.

Узган елның 26 декабрендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм аларга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча Ведомствоара комиссия утырышында Татарстанга әлеге казанышы өчен тиешле сертификат бирелгән.

  • Әлеге вакытта Татарстан Республикасы 51 хәрби бурычка шефлык итә. Ел саен хәрби хезмәт узу өчен шефка алынган хәрби бурычларга республикадан 2,2 меңнән артык хәрби хезмәткә чакырылучы җибәрелә.
 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X