Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгара башлый

Аудиокитаплар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөнья күрәчәк.

Татарстан китап нәшрияты быелдан башлап аудиокитаплар чыгара башлый. Бу хакта “Татар-информ”га нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

“Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур, ул без бүген генә уйлап тапкан ихтыяҗ түгел. Хәзер күпләрнең озаклап китап укырга вакыты юк. Укучыларыбызның күпсанлы мөрәҗәгатен исәпкә алып, без әлеге эшкә керештек”, - диде Сәгъдәтшин.

Адиокитаплар “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чыгачак. Бүген студиядә тавыш яздыру эшләре бара.

“Президентыбызга зур рәхмәт, ул бу идеяне хуплады. Әгәр алга таба да ихтыяры булса, без татарча аудиокитапларның иң зур базасын ясарга өметләнәбез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

“Быел татар халык әкиятләре, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз. Эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, юридик килешүләре расланган әсәрләр яздырырга ниятлибез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

  • Китапларны www.tatkniga.ru сайтына урнаштырачаклар. Аларны тыңлау бушлай һәм теләгән һәркем файлны үзенә күчереп алырга мөмкин.

 

Фото: Александр Эшкинин/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев