Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан командасы «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалына Сахалинга китте

Татарстан Республикасы делегациясендә 155 кеше бар.

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI милли чемпионатының финалына юл тотты. Конкурс 8-12 августта Көньяк Сахалинда узачак.

Республика җыелма командасы составына финалда катнашу өчен 44 компетенция буенча - 58, «Ворлдскиллс юниор» компетенцияләре буенча 23 конкурсант сайлап алынган.

Татарстан Республикасы делегациясе иң зурлардан санала, анда барлыгы 155 кеше керә. Алар арасында чемпионатта катнашучылар, экспертлар, озата баручы командалар һәм психологлар бар.

Бу – WorldSkills дөньякүләм чемпионаты финалында (ул 2019 елда Казанда узачак) Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына эләгү өчен соңгы мөмкинлек.  

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев