Түбән Камада туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Алёна Тойминцева "Ледниковый период" шоуын төшерүдә катнаша. 21 яшькә кадәр ул бер тапкыр да тимераякта шуып карамаган булса да, әнисе сүзләренә карганда, Алёна боздагы чыгышларына бик тырышып әзреләнә. Проектта шулай ук Елена Подкаминская, Кристина Асмус, Алла Михеева, Тимур Батрутдинов, Артур Смольянинов һәм башка "йолдыз"лар катнаша. "Ледниковый период" бу атнада шимбә көнне эфирга чыга.
Алёна Тойминцева "Голос-2"дә сайлап алу турыннан финалның дүрттән беренче өлешенә узды. Ул үзе оештырган "Think Twice" төркемендә чыгыш ясый, җырлар яза һәм музыка мәктәбендә укыта.