Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан һәм Кытай инновацион компанияләрне үстерү буенча килешү имзалады

“Кытай безнең технопаркларга компанияләрен үткәрергә тели, ә без аларны үз мәйданчыкларыбызда кабул итәргә әзербез”, - диде А.Айделдинов.

Кытай Татарстанга инновацион компанияләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Бу нисбәттән бүген, Россия венчур форумы кысаларында, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды һәм Бөтенкытай фән һәм техникага финанс теләктәшлеге ассоциациясенең венчур инвестицияләре буенча комиссия арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан ягыннан фонд җитәкчесе Айнур Айделдинов һәм комиссия генераль секретаре Сюй Сяопинь имзалады.

Айнур Айделдинов соңрак журналистларга килешүнең асылын аңлатты. Ул Сюй Сяопинь белән Татарстан делегациясенең Пекинда танышканнарын әйтеп үтте. Ул вакытта Татарстанда венчур индустриясен булдыру һәм технопарклар үстерү буенча партнерлар эзләнгән. “Бу килешү кытайлыларның һәм безнең инновацион компанияләрне үстерү коралларын бергәләп эзләүгә әзерлеген раслый. Кытай безнең технопаркларга компанияләрен үткәрергә тели, ә без аларны үз мәйданчыкларыбызда кабул итәргә әзербез”, - диде Айнур Айделдинов.

“Инвестицион-венчур фонды – үсеш институты, соңгы 10 елда без берничә юнәлеш буенча актив катнаштык. Беренчесе – инновацион бизнеска ярдәм, икенчесе – компанияләргә турыдан-туры инвестиция кертү институтларына ярдәм, өченчесе – инфраструктур проектлар”, - диде фонд директоры. Аның әйтүенчә, бер өч ай тирәсе элек Президент сәнәгать парклары һәм технопаркларның венчур фонды карамагына күчүе турында карар кабул иткән. Хәзер моны гамәлгә ашыру юллары эшләнә.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев