Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Мәдәният министрлыгына Тынычлык байрагы тапшырылды

Министрлык әлеге олы бүләккә БМО- ЮНЕСКО халыкара гуманитар проектларын башкарудагы актив эшчәнлеге өчен лаек була.

Боҗра эчендә өч түгәрәк сурәтләнгән ак төстәге Тынычлык байрагы сәнгать һәм фәнни учреждение һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү, Рерих пакты символы булып тора. Әлеге өлкәдә тарихта беренче булган халыкара килешү (1935 ел) бу.

Тынычлык байрагын Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персовага Тынычлык байрагы халыкара комитеты Тулы вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко тапшырган. Аның башкалага сәфәре Рерих пактын имзалау көненә багышланган (15 апрель, 1935 ел) һәм ул “Россиядә БМО: 70 ел” халыкара программасы кысаларында уза.

Татарстан Мәдәният министрлыгы әлеге олы бүләккә БМО- ЮНЕСКО халыкара гуманитар проектларын башкарудагы актив эшчәнлеге өчен лаек була. 
Татарстанда әлеге символга шулай ук КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Казан дәүләт мәдәният институты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Татарстан милли музее лаек була.

Фото: http://mincult.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев