Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие дин гыйлеме бирүдә заманча мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, дип саный

Татарстан мөфтие “Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсәнең эшче төркем утырышында катнашты

Бүген Казан университетында "Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсә эшче төркем утырышы узды. Әлеге проектны “Сәет Кол Шәриф исемендәге Ислам цивилизациясе, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү” хәйрия фонды тормышка ашыра. Утырышта катнашучылар алдында әлеге фондның генераль ди⁠ректоры, Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдеррәүф хәзрәт Зәбиров чыгыш ясап, бүгенге көндә проектны тормышка ашыру юнәлешендә эшләнелгән эшләр белән таныштырды. “Әлеге проектның әһәмияте бүгенге көндә шик-шөбһә тудырмый. Чөнки Татарстанда мәчет каршындагы курслар югары дәрәҗәдә эшли – барлыгы 763 мәчеттә укулар уза һәм дәресләргә барлыгы 20 меңнән артык кеше йөри. Әмма дөньядагы татарларның бары 30 проценты гына Татарстанда яшәгәнлеген онытырга ярамый. Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә зур мәчетләр бар, әмма дәрес бирүче белгечләргә кытлык зур. Читтә иң зур проблема – укыту-методик ярдәмлекләр җитми, бердәм мәгариф стандартлары һәм программалар юк, системалы эш алып барылмый – ә бу исә төрле радикаль агымнар таралуына сәбәпче була. Башлангыч дини белемне онлайн рәвештә милләттәшләребезгә җиткерү өчен техник мөмкинлекләребез бар. “Пәйгамбәр мәктәбе” проектына иң яхшы белгечләрне җәлеп итәчәкбез, барлык видеодәресләр профессиональ студиядә яздырылачак. Дини экстремизмны булдырмый калу юлларын эзләгәндә безгә сыйфатлы һәм интернет аша дистанцион уку мөмкин булган белем бирүне алгы планга куярга кирәк. Без эшләгән онлайн-платформа аша Россиянең теләсә кайсы почмагыннан традицион ислам нормаларына туры килгән белем үзләштерү күздә тотыла”, – дип сөйләде Габдеррәүф хәзрәт.

Әлеге проект эшендә Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам университеты белгечләрен җәлеп итү планлаштырыла.

“Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсә эшче төркем утырышында катнашып, дистанцион рәвештә белем алуга карата Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикер-тәкъдимнәрен белдерде. Ул шушы утырышны хуплап үз сүзен Коръән аятьләрен укудане башлады. “Бу әлегә проект хәлендә булса да, идея кызыклы. Халыкның дини гыйлемен арттыру максатында бүгенге заманның барлык мөмкинлек һәм чараларын файдаланырга кирәк”, – дип белдерде Камил хәзрәт. Шул ук вакытта ул дин гыйлемен остаздан алу мөһимлеген ассызыклады. "Чөнки остаз белән күзгә-күз карашып, бер-береңнең тавышын ишетеп, турыдан-туры аралашып кына эзлекле дини белем алып була. Мондый мөмкинлекләрдән читтән торып уку рәвешендә файдаланып булмый, кызганычка каршы", - дип кисәтте мөфти хәзрәт.

Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин, Россия ислам институтының укыту бүлеге җитәкчечесе Нәзирә Гыйззәтуллина катнашты.

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев