Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә дуңгыз итенә куелган "хәләл" этикеткасына бәйле низагка аңлатма биргән.

"Бу - дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү, бөтен хәләл индустриягә күләгә төшерә", - дигән мөфти. Ул алга таба да ышаныч факторының хәләл продукция җитештерүдә төп принципларның берсе булуын әйткән.

Мондый низаглар икътисадның хәләл секторы һәм тулаем мөселман бизнесы үсешенә тискәре йогынты ясый, дигән Камил хәзрәт.

Мөфти шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитетына мондый хилафлыкларга юл куймау юнәлешендәге эшчәнлеге һәм әлеге мәсьәләдә катгый позициядә торганы өчен рәхмәт әйткән.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин "Челны-мясо" компаниясенең "Хәләл" стандарт комитеты рөхсәтеннән башка ит продукциясенә "хәләл" дип язылган стикер ябыштыру фактына җәмәгатьчелекнең тиз арада тәэсир итүен дә искә алган. 

"Бу очрак кешеләрнең үз диннәре өчен борчылуы хакында сөйли", - дигән Камил хәзрәт.

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев