Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Казанда йорт-җирсез калган кешеләрне бушлай ашата торган үзәктә булды

Башкаланың Борхан Шаһиди урамындагы 26 йортта урнашкан комплексны "Тернәкләндерү һәм адаптация" үзәге ачкан.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" комплексы эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкаланың Борхан Шаһиди урамындагы 26 йортта урнашкан комплексны "Тернәкләндерү һәм адаптация" үзәге ачкан.

"Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" комплексында хәерче һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану һәм кием-салып белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мәчетләрдән кием-салымнар җыеп һәм корбанлык итләре белән тәэмин итәчәк. Проект хәерче, сукбай һәм эшсез кешеләр арасында җинаятьчелек күренешләрен булдырмау өстендә эшләү максатыннан тормышка ашырылган.  

Фото: dumrt.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев