Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин I дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Республика мөселманнары башлыгына бүләкне республиканың җәмәгать эшлеклеләре, патриотик, яшьләр һәм ветераннар оешмалары һәм спорт федерацияләре җитәкчеләре карары белән ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков тапшырды. Ул мөфти хәзрәтне лаеклы бүләге белән тәбрикләп, аның Татарстанда динара багланышларны, традицион рухи кыйммәтләрне һәм республиканың спорт имиджын ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте.

«ТР Җәмәгать эшлеклеләре президиумы әгъзалары – алар арасында Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Хезмәт геройлары, спорт федерацияләре һәм берлекләре президентлары – Сезнең җәмгыятьне берләштерү, яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик һәм спорт тәрбиясе бирү юнәлешендәге хезмәтегезне югары бәяли”, – дип мөрәҗәгать ул хәзрәткә медаль тапшырганда.

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора, 2017 елда бертавыштан ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы итеп кабаттан сайланды. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев