Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Мөфтие республикадан Хаҗга баручы беренче төркемне озатты

Кукмара районыннан тупланган төркем Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты буенча "Аэрофлот" авиакомпаниясе белән очты.

4 августтан 5 август төнендә "Казан" халыкара аэропортында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстаннан Хаҗга баручы беренче төркемне озатты. Кукмара районыннан килгән, 49 кешедән торган төркем Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты буенча "Аэрофлот" авиакомпаниясе белән очты.

"Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Бүген сез һәрбарчагыз да олы сәфәргә җыелдыгыз. Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. болай ди: "Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, сугышмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта. Хаҗның мөһим шартларын үтәргә кирәк, ул талашмау һәм гөнаһлар кылмау. Беренче тапкыр хаҗга без 2012 елда бардык. Әлбәттә, хаҗның фарыз гамәлләре бик күп. Ихрам кию, Гарәфәт тавында басып тору, таваф кылу. Шуны онытмагыз: таваф кылынмаса, хаҗыгыз кабул булмый. Таваф җиде түгәрәктән тора, тавафның бер түгәрәге өчен җитмеш мең гөнаһыбыз гафу ителә. Барчагызга да җитмеш мең дәрәҗә бирелә. Тавафтан соң ике рәкәгать намаз укыла, нинди дога кылсагыз да кабул була. Хаҗ ул - зур фарыз. Гомердә бер тапкыр булса да кылынырга тиешле фарыз. Хаҗларыгыз кабул булсын дип телим. Иншаллах, яңа туган сабый бала кебек чистарынып кайтырсыз. Бик авыр булачак, шайтан сезнең яныгызда йөрер. 30-40 хатын-кыз бер шалашта булганда, талашмау бик авыр. Сабыр булыгыз. Камил кылынган Хаҗның әҗере һичшиксез Җәннәттер", - диде Камил хәзрәт.

Хаҗиларның беренче төркеме Казан – Мәскәү – Дубай маршруты буенча очты. Дубайдан Мәккәгә кадәр алар автобусларда барачак, юлның бу өлеше ике тәүлек вакытны ала.

"Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, быел хаҗга өченче тапкыр барам. Улым да мине озата барачак. Хаҗга бару түгел, бармый тору авыр. Бер баргач, гел барасым килеп тора. Әлеге изге җир җаныма тынычлык бирә. Анда атлап түгел, очып йөрисең", - диде Суфия Сабирҗанова.

Кукмарадан Минзилә Ибатуллина беренче тапкыр хаҗ кылырга бара. Аның сүзләренчә, акча белән балалары ярдәм иткән. "Шундый сөенеп барам. Беренче тапкыр барсам да, курыкмыйм. Аллаһның кодрәте киң. Исән-сау барып кайтырга язсын, хаҗларыбыз кабул булсын иде. Улларым күптәнге хыялымны чынга ашырды, хаҗ кылырга алар акча бирде. Бүген мине озатып калдылар", - диде ул.

Татарстаннан соңгы төркем 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта Казан-Мәдинә турыдан-туры авиарейсы белән очачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар.  

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X