Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телләрне саклау турында Путинга юлланган петицияне хуплаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

"Мәктәптә туган телгә урын булырмы әллә юкмы? Бүгенге көндә туган телнең алдагы язмышы һәм статусы турында шундый сорау тора. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “тел проблемасы” барышын зур борчылу белән кабул итәбез һәм татар халкының һәм татар теленең милли бердәйлеген саклауга ярдәм итәргә омтылабыз.

Үз вакытында мәшһүр Ш.Мәрҗани “Исламны саклауда өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр”, дип язган. Ә изге Коръәндә: “Кешеләр! Без сезне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп  яраттык һәм бер-берегезне белсен өчен милләт иттек” (әль-Хөҗрәт сүрәсе, 13нче аять), диелгән.

Әлеге мөһим аять халыклар арасындагы мөгамәлә нигезендә үзара аңлашу торуын, шулай ук һәр халыкның Аллаһының рәхмәте белән үз милли көнкүреше булдырылганлыгын күрсәтә. Биредән ачык аңлашыла: туган тел ул әманәт булып тора. Ягъни Аллаһы Тәгалә аны сак һәм җаваплы булып саклау өчен бирә. Башка сүзләр белән әйткәндә, Без Аллаһы Тәгаләнең күрсәтмәсен үтәмибез, дигән сүз. Аның зирәклеге искиткеч: үз халкыңның дини-идеологик һәм мәдәни-әхлакый кодын туган телдә булмыйча башкача ничек тапшырып булыр иде соң?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклау буенча булган мәсьәләне чишүдә үзенең шәхси проектларын тәкъдим итә. Туган телне,татар телен саклау мәсьәләсендә системалы алым кирәк һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш!

Хөрмәтле ватандашлар! Мин сезне Россия халыкларының туган телләрен мәктәпләрдә укытуны саклау буенча Мөрәҗәгатьне якларга чакырам. Аның өчен change.org сайтына кереп, “Туган телләргә каршы законга - юк” ("Нет закону против родных языков") петициясен табарга, теркәлергә һәм имза куярга кирәк.

Барлык цивилизацияле илләрдә телләрне бетүне туктату өчен кешеләр мәгариф системасына мөрәҗәгать итә. Мәктәпләрдә балаларга кече яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, башка халыклар мәдәнияте аша үз мәдәниятен тирәнтен белсен өчен телләр төрлелеге белән таныштырырга кирәк.

Һәм, ниһаять, иң мөһиме – кеше үзенә иң авыр минутларда Аллаһы Тәгаләгә ярдәм һәм гафу сорап ялвара. Һәм без моны туган телебездә башкарабыз. Йөрәк түреннән әйткәндә дога зур көчкә ия. Туган телне саклыйк, хөрмәтле диндәшләрем", диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы - Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган.

Фото: http://www.tatar-inform.tatar
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев