Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Министрлар Кабинетында 1 сыйныфка баручыларга портфель тапшырдылар

Әлеге чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында узды.

Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

“Без Татарстан Министрлар Кабинетында узучы брифинглар традициясен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңаеннан үзгәртәбез. Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 2007 елдан үткәрелеп килә, яхшы акция”,- диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук ул булачак укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм уңышлар, яхшы билгеләр теләде.

Портфельгә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган. Анда альбом, төсле кәгазь, буяулар, карандашлар, ручка һәм фломастерлар, шулай ук утызлап дәфтәр бар. “Кайбер учреждение һәм предприятиеләр пакетларны үз символикалары белән әзерлиләр”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль районнарга портфельләргә нинди мәктәп кирәк-яраклары тутыру турында тәкъдимнәр җибәргән. 
 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X