Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан пенсия системасын камилләштерү турында тәкъдим кертте

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары пенсионерларны яңадан укытырга һәм эш бирүчеләргә өстәмә эш урыннары оештыру өчен стимул булдырырга тәкъдим итә.

Татарстан Россиядә пенсия системасын камилләштерү буенча Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы һәм “Бердәм Россия” фракция җитәкчеләре советы уртак утырышы кысаларында үз тәкъдимен кертте. Тиешле мәгълүмат партиянең төбәк бүлеге сайтында урнаштырылган.

Утырышта республика исеменнән Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе республика лидеры Светлана Захарова чыгыш ясады.

Захарова пенсионерларны яңадан укыту программасын федераль дәрәҗәдә өйрәнүне тәкъдим итте. Әлеге программа Татарстанда һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә тормышка ашырыла инде. Аның буенча пенсионерларга яңа һөнәр үзләштерергә һәм өстәмә керем алырга мөмкинлек бар.

Татарстан шулай ук пенсионерларга эш урыны булдырган эш бирүчеләргә ярдәм итәргә тәкъдим итә. Мәсәлән, ярдәм формаларының берсе булып, пенсия яше алдындагы кешеләрнең иминият взнослары тарифларын киметү, диде депутат.

Моннан тыш, Захарова Россиядә амбулатор-поликлиника ярдәме программасын булдыруны тәкъдим итә. Аның кысаларында хроник авырулы эшләүче кешеләр диспансеризацияне киңәйтелгән тикшеренүләр белән үтә алачак.

Республикадан булган барлык тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы һәм “Бердәм Россия” фракция җитәкчеләре советы уртак утырышы йомгаклау карарына керде һәм Россия Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X