Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде

Алексей Песошин “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен мактауга лаек булды.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга Мактау ордены тапшырды. Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Түбән Новгородта узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошинны “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бүләкләү турында боерыкны март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Вручение Премьер-министру Республики Татарстан Алексею Песошину ордена Почета

Шулай ук Мактау ордены В.Д.Шашин исемендәге ПАО “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимовка да тапшырылган.

  • "Татарстанның вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнгән иде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев