Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты "Дуслык күпере” фестивален хуплады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплады. Татарстан хөкүмәте Ваһапов фондына әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итүне күздә тоткан махсус карар да кабул итте инде.

“Дуслык күпере” фестивале - татар-башкорт сәхнәсендә яңа проект. Ул милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуны максат итеп куя.

Фестивальне оештыручылар - Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды,Мәскәүнең «Globex Promotion» продюсерлык үзәге һәм Уфаның “Туган Тел” телеканалы.

Проектның сопродюсеры, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белдергәнчә, фестиваль тантаналы төстә 7 апрельдә Мәскәү шәһәрендә илебезнең төп сәхнәсе булган Дәүләт Кремль Сараенда ачылачак. Әлеге зур концертта татар-башкорт эстрадасының иң якты йолдызлары катнашуы көтелә - Айдар Галимов, Элвин Грей, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов һәм башкалар.
 
Проектның сопродюсеры, «Globex Promotion» компаниясе директоры Айдар Шәйдуллин исә “Дуслык күпере”енең үзенчәлекләрен ассызыклады: “Дуслык күпере” – ике тугандаш халыкның иң якты йолдызлары, уникаль сәхнә һәм ут бизәлеше, эстрадабызның суперхитлары һәм академик вокалның иң матур үрнәкләре, ретро-җырларның яңача яңгырашы һәм халык көйләренең классик башкарылуы, өметле яшьләр һәм милли легендаларыбыз”.
 
Мәскәүдән соң фестиваль концертлары татар һәм башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә - Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән шәһәрләрендә, ә фестивальнең йомгаклау гала-концерты 18 апрель Казанның “Пирамида” сәхнәсендә үтәчәк. Оештыручылар фикеренчә, “Дуслык күпере” фестивале  мәдәниятебездә ел вакыйгасы дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш.

http://matbugat.ru/news/?sortby=1&source=61

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев