Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты “КАМАЗ”ның пилотсыз электробусын сынап карады

Пилотсыз транспортның тизлеге сәгатенә 110 километрга кадәр җитә алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте пилотсыз электробусында йөрде. Автогигант Казанда “Киң Адаптацияле Транспорт Логистикасы” (“КАТЛ”) (”Широко Адаптивная Транспортная Логистика” (“ШАТЛ”) прототибын демонстрацияләде.

Электробус тизлеген сәгатенә 110 километрга кадәр җиткерергә сәләтле. Шулай да кунаклар өчен бүген аерым бер - чикләнгән тизлек кысаларында гына махсус  презентация уздырылды: “ШАТЛ” сәгатенә 10 километр тизлек белән 650 метр араны узды.

Пилотсыз электробус каты өслекле юлларда йөрү өчен каралган. Хәрәкәт өчен ул цифрлы карталар, навигация һәм техник күзәтү органнары системасы мәгълүматларын куллана.

“Ничек кирәк, шулай эшли. Аның мөмкинлекләре зуррак. Әмма закон базасы әлегә чикләнгән. Шунлыктан бүген таныштырабыз гына. Әлеге автомобиль платформасы тавышсыз, йомшак, бу аны күп проектларда куллану мөмкинлеген бирә. Салонда өстәл куярга, дуслар белән әңгәмә корырга мөмкин. Бик тәэсирләндерә”, - диде утырып йөргәннән соң Рөстәм Миңнеханов.

Электробуста йөзләгән датчик урнаштырылган. Алар реаль вакыт режимында мәгълүматны автогигант серверына тапшыра.

„ШАТЛ“ - ул яңа эшләнмә, аның мисалында автомобиль төзелеше үсеше төп трендларын күзәтергә мөмкин”, - диде “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин.

Фото: Александр Елисеев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев