Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты кушуы буенча Казан чикләрен үзгәртәчәкләр

Казан составына Матюшино авыл җирлегенең алты җир участогын кертү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан чикләрен үзгәртергә планлаштыралар. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 37нче сессиясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр итте.

«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чикләренә алты җир кишәрлеге кертү мәсьәләсе буенча йөкләмәсе керде», — диде спикер.

Ул гомуми мәйданы 129,4 гектар тәшкил иткән участокларның Матюшино авыл җирлегендә урнашуын әйтте.

Фото: metshin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев