Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Марат Әхмәтовны юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хөрмәтле Марат Готыф улы! Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.Сез республикада иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, ике дистә ел дәвамында Татарстан икътисадының фундаменталь тармагын - агросәнәгать комплексын уңышлы җитәклисез.

Сез илдә катлаулы үзгәрешләр чорында үз эшчәнлегегезне башлап җибәрдегез, һәм республика авыл хуҗалыгы иң яхшы тармак традицияләрен, җитештерү потенциалын саклап кала алды һәм аннары базар шартларында яңа үсеш дәрәҗәсенә чыкты», – диелә котлау текстында.

Республика Президенты билгеләгәнчә, Марат Әхмәтов һәрвакыт авыл хезмәтчәннәренең мәнфәгатьләрен яклаучы булды һәм шулай булып кала, үз бай тәҗрибәсен, белемнәрен, иҗади энергияне ышанып тапшырылган тармакның нәтиҗәле техник, технологик үсешен тәэмин итү, инновацияләр кертү, социаль инфраструктураны камилләштерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен нәтиҗәле куллана.

«Күп еллык фидакяр хезмәтегез, туган Татарстаныбыз хакына башкарган һәм ирешкән уңышлар өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, актив озын гомер һәм җаваплы күпкырлы эшегездә уңышлар телим», - диелә аграр ведомство сайтында басылып чыккан котлауда.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.
 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев