Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләргә 90 млн сумлык компьютер техникасы бүләк итте

21 апрельдә Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Казанда, “Корстон” комплексы мәйданчыгында Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү узды. Республика лидеры бәйрәм хөрмәтенә муниципаль берәмлекләргә  90 млн сумнан артык бәягә 1010 комплект компьютер техникасы алу өчен сертификат бүләк итте.

Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар, анда 43 район, 2 шәһәр округы, 39 шәһәр һәм 872 авыл җирлеге дә керә.

Бүген бәйрәмгә муниципаль берәмлек активы, президиум һәм ревизия комиссиясе әгъзалары, җирле хакимият ветераннары, хакимиятнең дәүләт органнары вәкилләре чакырылган иде.

Ел саен 21 апрельдә Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2013 елда Россия Президенты боерыгы белән расланган.

“Бүген җирле үзидарә – ул җәмгыять белән идарә итү системасының мөһим звеносы, халыкка иң якын хакимият, ул гражданнар белән туры элемтәдә, аларның томышындагы әһәмиятле проблемаларны хәл итә. Шул ук вакытта җирле үзидарә – үзләрен кече ватаннарына багышлаган безнең хезмәттәшләрнең зур командасы. Бүген республикада җирле үзидарә системасына 15 мең кеше җәлеп ителгән”, - диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар каршындагы чыгышында.

Ул республика җирле үзидарә вәкилләренә нәтиҗәле эшләре, безнең шәһәр һәм районнарда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хакимиятнең җирле үзидарә ветераннарына шәһәрләр һәм районнарда икътисадны һәм инфраструктураның ныклы нигезен булдырганнары, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Халык ягыннан ышанычны саклау һәм ныгыту бездән шәһәрләр һәм районнар территорияләрен үстерү мәсьәләләрен хәл итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү буенча максатчан эш алып баруны таләп итә, - диде Татарстан Президенты. - Республика программалары нәкъ шуны максат итеп куя да, алар кысаларында торак фондлары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, юл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту объектлары төзелеше һәм капиталь ремонт алып барыла.Республика бюджетының киеренке булуына карамастан, киләчәктә дә программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез”,- диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, агымдагы елда 38 пограмманы гамәлгә ашыру өчен 16 млрд сум чамасы акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Безнең бурыч – җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс һәм ресурс мөмкинлекләрен киңәйтү. Әлбәттә, җирле органнарда квалификацияле идарәчеләрне җәлеп итү һәм калдыру өчен шартлар булдыру зарур. Муниципаль хезмәткәрләр өчен хезмәт хакы түләүне үзгәртү мәсьәләсе дә карала. Хөкүмәт карары белән вазифага карап хезмәт хакын уртача 17 процентка арттыру карала”,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. 12 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев