Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды

Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” янындагы яңартылган бульвар буйлап узды һәм Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәйкәленә чәчәк салды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” бинасы янындагы полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды, дип хәбәр итә “Татар-информ” хәбәрчесе.

Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.

Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган.

Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды. 

Фото: кадр из видео

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X