Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Премиясенә гаризалар кабул ителәчәк

“Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән хезмәт өчен” премиясе 14 октябрьдә тапшырылачак.

Татарстан иҗтимагый палатасы бүген “Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән хезмәт өчен” премиясе тапшыру буенча беренче оештыру утырышын уздырды. Гаризаларны кабул итә башлау һәм төгәлләнү вакыты билгеләнде. Гаризалар 20 августтан алып 13 сентябрь (кертеп) көненә кадәр кабул ителә.

“Быел Татарстан Президенты коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) форумы уздырылганнан соң “Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән хезмәт өчен” премияләре санын арттырды. Аерым кешеләргә һәм төркемгә һәр елны 2 урынына - 250шәр меңлек 3 премия, ә оешмаларга 400әр меңлек 5 премия тапшырылачак”, - дип хәбәр итте Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган премия тапшыру комитетын нәкъ менә ул җитәкләде. Комитет составына 19 эксперт керде.

Гаризалар Татарстан иҗтимагый палатасында кабул ителәчәк. Шартлары, көне, вакыты турында мәгълүмат структураның рәсми сайтында басылачак.
Премия тапшырылып килгән өч ел эчендә шактый гына актив җәмәгать эшлеклеләре, тулы коллективлар аның лауреатлары булды.

Анатолий Фомин быел география дә, катнашучылар исемлеге дә киңәячәк, диде. “Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән хезмәт өчен” премиясе 14 октябрьдә тапшырылачак. Нәкъ шул көнне Татарстан иҗтимагый палатасы булдыру турында карар имзаланган иде.
 

Фото: Александр Эшкинин

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев