Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Россия икътисадына багышланган лекция тыңлады

Чара дәүләт хезмәткәрләрен “Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәле идарә итү”гә укыту программасы кысаларында оештырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм Россия Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мауның заманча Россия икътисады сәясәтенә багышланган лекциясен тыңлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Болгарда республика дәүләт органнары җитәкчеләрен һәм муниципалитет башлыкларын “Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәле идарә итү”гә укыту программасы кысаларында оештырылды.

Курслар өч көн дәвам итте. Анда катнашучылар лекцияләр тыңлады һәм төбәк идарәсе, икътисад һәм лидерлык өлкәсендә эшләүче халыкара экспертлар һәм практиклар белән очрашты. 
 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев