Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте
Татарстан Президенты ялда вакытта аның вазифаларын башкару Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 ноябрьдән чираттагы ялга китте. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чираттагы ял турында күрсәтмә (№353) 2018 елның 29 октябрендә имзаланган.
Отпуск 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә Татарстан Президенты чираттагы ялда вакытта аның вазифаларын башкару Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә..
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев