Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән тәбрикләде

Әйдәп баручы төп төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы Ватанның куәтен тагын да арттыру эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия көне белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен билгеләп уза.

Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең киләчәккә ышанычы, берләшүе өчен алшартлар.

Әйдәп баручы төп төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы Ватанның куәтен тагын да арттыру эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Татарстанлыларның күпчелеге илкүләм лидер Владимир Владимирович Путинның Россияне төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән сәяси курсына һәм башлангычларына тулысынча теләктәшлек белдерә.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык, халкының намуслы хезмәте республикага Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә билгеләнгән масштаблы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Нефть химиясенең җитештерү өлкәсе көчле үсеш кичерә. Энергетика һәм машина төзү тармакларында, оборона сәнәгате комплексында киң колачлы яңарту эшләре бара. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең матди нигезе эзлекле рәвештә ныгытыла. Инвестицияләр, IT-индустрия үсеше, заманча технологияләрне кулланышка кертү дәвам итә.

Икътисадтагы үзгәртеп кору гамәлләре тормышны эзлекле төстә яхшыртырга, кеше капиталын үстерергә этәргеч бирә. Яшәү тирәлеген камилләштерү, уңайлырак итү, сәламәт көнкүреш рәвешен, спортны һәм туристлыкны популярлаштыруга юнәлтелгән комплекслы чаралар һәрчак хуплана һәм аларны башкаруга зур булышлык күрсәтелә. Халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына, тарихи-мәдәни һәм рухи мирасына сакчыл караш иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле бер күрсәткеченә әверелде.

Илебездә тиздән гаять зур спорт бәйрәме – футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары башлана. Казанга күтәренке кәеф һәм изге уйлар белән күп меңләгән спортчылар һәм җанатарлар киләчәк. Кунакларны безгә хас булганча якты йөз, ачык күңел белән каршы алырбыз, алар бездән яхшы тәэсирләр, матур хатирәләр белән китсен һәм киләчәктә тагын әйләнеп кайтсын өчен барысын да эшләрбез, дип ышанам.

Кадерле татарстанлылар, Россия көне уңаеннан һәммәгезне дә чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, күпмилләтле Ватаныбыз – Россия Федерациясенең үсеш-алгарышы хакына иҗади идеяләр, зур уңышлар телим!

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев