Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты рус теленең халыкларны берләштерүдәге ролен билгеләп үтте

Казанда Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды.

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында кешеләрне берләштерүче, зур илнең халыклары арасында үзара аңлашу өчен күпер булып хезмәт иткән рус теленең бәйләүче ролен билгеләп үттеләр. Бу хакта Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концертында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Бәйрәм концертын СССРның халык артисты Василий Лановой ачты. Ул янә Татарстан башкаласына килүе белән бәхетле булуын әйтте.

День русского языка в ТГТОиБ

“Бүген Александр Сергеевич Пушкинка 219 яшь тулыр иде. Ул Россия, Азия өчен генә түгел, ә бөтен Җир шары өчен бөек шагыйрь”, - диде Мәскәү кунагы. Лановой Казан тамашачыларына Пушкинның “Вакхическая песня” шигырен укыды.

Аннары рус әдәбиятын яратучыларны Рөстәм Миңнеханов истәлекле даталар белән котлады. “Рус теле һәм рус әдәбияты күпләрдә Пушкин исеме - рус әдәбияты символы белән ассоциацияләнә. Пушкин мирасы дөнья әдәбиятының хәзинәсе һәм Россия халкының байлыгы булып тора,” – диде ул.

Татарстан Президенты рус һәм дөнья әдәбияты үсешенә бәһасез өлешне бөек язучы Лев Толстой кертүен әйтте. “Без бөек язучының һәм гуманистның мирасын югары бәялибез, шуңа күрә 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде”, - диде ул.

День русского языка в ТГТОиБ

“Бөек фикер ияләре, бөек рус теле һәм әдәбиятының иҗади мирасын саклауда укытучы, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре, энтузиастлар һәм җәмәгатьчеләрнең роле зур. Үз эшегезгә мәхәббәтегез һәм эчкерсез мөнәсәбәтегез белән сез яшь буында иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итәсез. Сезгә бәһасез хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде республика лидеры.

Республика һәм халык бәйрәмнәрендә, чараларда катнашып, телгә мәхәббәт һәм хөрмәт, традицияләрне сакларга була, дип ышана Миңнеханов. Мисал өчен, “Каравон”, Спас ярминкәсе, “Алексеевск чаң тавышлары”, Кирилл-Мефодий укулары һ.б.

“Бу фестивальләрдә танышырга мөмкин булган мирас рус мәдәнияты һәм рус сүзенең тирәнлеген, матурлыгын һәм байлыгын белдерә. Халык мирасына сакчыл карау бик мөһим. Бу эш белгечләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре белән ныклы элемтәдә алып барыла. Даими рәвештә конкурслар, төрле мәдәни һәм мәгариф чаралары үткәрелә, грант ярдәме күрсәтелә. Бу эшчәнлектә Татарстанның Рус милли мәдәни берләшмәсе ышанычлы партнер булып тора”, - диде Татарстан Президенты.

День русского языка в ТГТОиБ

“Уртак тырышлык белән изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл әзерләү эшләре тәмамланган диярлек, Лев Толстой музее булдырылган, Максим Горький исемендәге музей ремонттан соң үз эшен башлады, Яков Шамовка һәм Дмитрий Лихачевка мемориаль такталар куелды. Рус иҗат коллективлары милли костюмнары белән тәэмин ителгән”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев