Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты: Татар кешесе беркайда да югалмый

«Сез кунак түгел, Татарстан - өегез. Кайчан килсәгез дә, сез безгә иң якын кеше», - диде Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдән, илләрдән килгән эшмәкәрләргә.

«Татар кешесе беркайда да югалмый», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумының пленар утырышында ясаган чыгышында.

«Төрле төбәкләрдән төрле проектлар белән чыгыш ясыйсыз. Безнең татар кешесе беркайда да югалмый. Америкадада да, Башкортстанда, Әстерханда, Оренбургта, Төмәндә дә — һәммәгез дә үз төбәгегездә кирәк, уңган-булган кеше булганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хезмәтегез белән горурланабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстан, Казан — татарларның кыйбласы булуын искәртте. Шуңа күрә милләттәшләр белән эшләү өчен конгресс та, бүтән программалар да кирәк юнәлеш дип әйтте. «Бәлки, эшләп тә җиткермибездер. Теләгебез зур. Булмаганын булдырырга тырышырбыз. Нәрсә эшләсәк тә, барыбер сезнең белән бергә эшләргә кирәк», — ди ул.

Аның сүзләренчә, чит өлкәләр, илләр белән мондый элемтәләр Татарстандагы үзгәрешләр турында фикерләрне, бүтән өлкәләрнең уңышларын өйрәнү мөмкинлеге бирә.

«Бизнес белән дә эшне ныгытырга кирәк. Акчасыз булмый. Әгәр бизнесменнарның эше уңай булса, аларның милләттәшләргә дә ярдәм итәргә мөмкинлеге бар. Ул юнәлештә эшне алып баруыгыз дөрес», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда 40 программа эшләгәнен, күбесе авыл җирлеге өчен булганын искәртте. «Без авылга таянабыз. Гореф-гадәтне, милләтебезнең киләчәген авыл белән бәйлибез», — диде.

«Сез кунак түгел, Татарстан — өегез. Кайчан килсәгез дә, сез безгә иң якын кеше. Бергә булыйк, шул вакытта көчле булырбыз. Халык санын алу чарасы булачак. Әлбәттә, безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин үзебезнеке сайланган булырга тиеш. Кырыйда калып булмый, эчендә кайнарга тиешбез», — дип мөрәҗәгать итте Президент форумда катнашучы татарларга.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның төбәкләрдә гел милләттәшләр белән очрашуга өстенлек биргәнен искәртте. «Бу үтәлә дә», — диде. Киләсе елда көтелә торган вакыйгаларны искәртте.

Утырышта Әстерхан, Төмән һәм башка төбәк өлкәләре вәкилләре үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Казахстаннан Ринат Абдулхаликов кышын Казан-Нур-Солтан арасында туры авиарейслар ачуны сорады.

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылыннан Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов киләсе 2020 елда Татарстан Республикасы Президентын сайлау узачагын әйтеп үтте. «Бер генә теләк — Рөстәм Миңнеханов белән хезмәттәшлекне дәвам итәсе килә. Бу уртак теләк. Сезнең татарларны берләштереп йөрүегез безгә дәрт бирә», — диде.

Форумда 63 төбәктән, 29 илдән 600дән артык бизнес вәкилләре, татар эшмәкәрләре катнаша.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев