Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты туган авылында мәчет ачылды [+фото-видео]

Татарстанның күренекле затлары чыккан Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында җирле халык һәм химаячеләр көче белән төзелгән яңа мәчет ачылды. Яңа Арыш - Миңнехановлар гаиләсе белән дә бәйле: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы авылда туган.

Казаннан 90 чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Арышка бу җомгада бәйрәмчә киенгән бик күп мәртәбәле кунаклар җыелды. Авылда бер ел эчендә кирпечтән төзеп куелган өр-яңа "Иман нуры" мәчете ачылышында Миңнехановлар гаиләсе исеменнән Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты. Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хәшимова исә кунакларны хуҗабикә ролендә каршы алды. Тумышы белән шушы районнан булган Нурия ханым Яңа Арыш авыл җирлеге Советы депутаты вазифасын да башкара. Авылда яңа мәчет төзелеше аның тәкъдиме белән башланып, аның тырышлыгы белән һәм, әлбәттә, химаячеләр ярдәмендә башкарылып чыккан. Бинаның архитекторы - Казаннан Светлана Алаева.
- Авылда XX гасыр башында ике мәчет булган. 1994 елда "фин йорты" конструкциясеннән мәчет төзелгән иде, ләкин ул инде искерде, кышкы вакытта анда суык, җылыны тотмый. Мәйданы 200 квадрат метрны тәшкил иткән яңа мәчетебез матур, иркен. Намаз бүлмәсе 120 кеше сыйдырышлы, икенче кат - хатын-кызларга билгеләнгән, анысы 40 урынга исәпләнгән, - дип сөйли авыл имамы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов.
Мәчетне ачу тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән башланып китте. Мөфти вәгазьле чыгыш ясап, төзелешкә, бу изге эшкә өлеш керткән кешеләргә Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды, ә Яңа Арышта ун елдан артык имам булып торган Фәрит хәзрәткә чапан бүләк итте.
Фәрит хәзрәткә Рифкать Миңнеханов та милли бизәкләр белән бизәлгән яңа чапан кидертте. Мәгълүм булганча, Вәсига һәм Нургали Миңнехановларның улларының икесе - Рифкать белән Рөстәм - Яңа Арышта дөньяга килгән. 60нчы еллар башында аларның гаиләсе Саба районына күченсә дә, алар кече ватаннары - Яңа Арышны онытмыйлар. Рөстәм Миңнеханов туган авылына кайтып йөри, дип әйтә яңа арышлылар, биредәге зиратта аның бабасы җирләнгән. Әле бу атнада гына республиканың иген кырларында урып-җыю эшләре барышы белән танышканда Татарстан Президенты Яңа Арышта да тукталган, яңа мәчеттә дога укыган, бабасының каберен зыярат кылган.
- Миннән Яңа Арыш турында нәрсә хәтерләвем турында сорыйлар. Әни безне караватка бәйләп куя иде дә, үзе суга төшеп китә иде - шуны хәтерлим, без бәләкәй идек бит. Шулай да бу җир күңелебез түренә кереп калды, - дип искә алды Рифкать Миңнеханов мәчет ачылышында. - Бүгенге куанычлы вакыйгага килергә гаиләбездән минем мөмкинлегем булды. Яңа мәчет иманлы кешеләр белән тулып торсын, авыл яшәсен, авыл халкына иминлек, сәламәтлек телим, балаларыгызның игелеген һәм куанычын күреп яшәргә насыйп булсын.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә Яңа Арышның бүгенге көндә Яңарыш кичерүен ассызыклады. Бу җирлектә 240 хуҗалык исәпләнә, 700дән артык кеше гомер итә. "Авыл төзек-матур, уңган кешеләр яшәве күренеп тора, авылдан яшьләр китмәсен, Яңа Арыш җире халкы матди яктан да, рухи яктан да бай булсын", - дип теләде депутат шагыйрь. Үзенең вәгазьләрендә һәрвакыт гаилә кыйммәтләрен сакларга, милли тәрбиягә өндәгән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу тантанага күтәреп килгән бүләген - ак мамык шәлне - Нурия Хәшимованың әнисе - Равия апаның җилкәсенә салды. Равия апага шундый иманлы кыз һәм ул үстергәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Апалы-энеле Нурия һәм Мансур Хәшимовларга рәхмәт сүзләрен жәлләмәделәр. Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. "Районыбызда 42 мәчет бар, Яңа Арыштагысы иң матур мәчетләрнең берсе. Мәчетләребез буш тормасын иде", - диде район башлыгы, Миңнехановларның районга һәрвакыт ярдәм итүләренә рәхмәт әйтте.
Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы җирендә туган затлар - Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Әлмәт драма театры актрисасы Сәкинә Минханова, Чаллы татар драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Үзбәк Мусин, физика-математика фәннәре докторы Әмир Сибгатуллин, медицина фәннәре докторы Камил Галиев һәм башкалар. Иң күренеклесе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Мәчетнең эчке диварлары, хәтта тышкы ишеге дә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗип Нәккаш иҗат җимешләре белән бизәлгән икән. Танылган каллиграф мәчет ачылышына буш кул килмәде - ул Коръәннән "Аллаһының рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез" дигән аять язып, истәлеккә үзе ясаган шамаил бүләк итеп калдырды.
Дин әһелләре тәкъбир әйтеп, яңа мәчет ишеген ачып кергәннән соң, авыл халкы җомга вәгазен тыңлап, намаз укыгач та әле озак вакыт өйләренә таралышырга ашыкмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев