Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президентын сайлау көне 13 сентябрьдә булуы ихтимал

Сентябрьдә республиканың хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.

Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын хуплады.

Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә Татарстанның хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.

«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне — сентябрьнең икенче якшәмбесе, шул вакытта әлеге органнарның вәкаләтләренең вакыты чыга», — диде парламентарий.

Хәбибуллин әйткәнчә, Татарстан Президентын сайлау республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. «Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү датасына кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Быел ул сентябрьнең икенче якшәмбесе 13енә туры килә.

Комитет парламентка ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында» гы карары проекты турындагы мәсьәләне киләсе утырышка кертергә тәкъдим итте.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X