Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык юллама белән 25 сентябрьдә мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Рәисенең республика Дәүләт Советына еллык юлламасы 25 сентябрьдә VII чакырылыш парламентының 13нче утырышында узачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Чара иртәнге сәгать 10нан Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бүген парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Татарстан парламенты үз утырышларында республика җитәкчесенең ТР Дәүләт Советына төбәкнең тышкы һәм эчке хәле турында еллык юлламаларын тыңлый. Бу 13нче утырышның бердәнбер мәсьәләсе булачак», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Лилия Маврина
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Депутат өстәп әйткәнчә, ТР Рәисе юлламасы татарстанлылар өчен бик мөһим вакыйга, шуңа күрә теле – һәм радиотрансляцияләү оештырылачак.
Утырышка муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре, төрле өлкә учреждениеләре, кече һәм урта бизнес, иҗади интеллигенция, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр вәкилләре чакырылачак. Анда барлыгы 770 кеше, шул исәптән 100 депутат катнашачак.
14 сентябрьдә Татарстан Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Аның өчен сайлаучыларның 88,09 проценты тавыш биргән.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
ТР Рәисе вазифасына керешү тантанасында ант биргәннән соң үз вәкаләтләрен үтәүгә керешәчәк. Инаугурация 19 сентябрьдә, шулай ук Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raise-daulat-sovetyna-ellyk-yullama-belan-25-sentyabrda-moraagat-itacak-5911093
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев