Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак

Авыл җирлегендә сәүдә үзәкләре этаплап ачылачак.

Татарстанның авыл районнарында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Инвесторлар клубының онлайн утырышында әйтте. Бу турыда төбәк бизнес-омбудсмены аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ турында Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Диана Миндубаева сөйләде.

Аның сүзләренчә, зур булмаган район үзәкләрендә сәүдә комплекслары кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, ул эшне яңадан башлап җибәрә алырлык критерийларны билгеләүне сорады.

«Без бу теманы игътибар белән өйрәнәбез. Якын көннәрдә авыл районнарында сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк», — дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X